Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Һәлак булучыларга һәм тереләргә – дан һәм рәхмәт хисләре белән
2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Район җитәкчелеге һәм халыкны социаль яклау бүлеге Чернобыль АЭСында авария ликвидаторлары белән очраштылар. Очрашу Радиацион аварияләрдә һәм һәлакәтләрдә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан уздырылды.
Җыелучылар алдында район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе, районның иҗтимагый советы рәисе Рима Муллагалиева, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова чыгыш ясадылар. Алар, авария нәтиҗәләреннән арындыруда катнашкан ватандашларыбыз аркасында җирдә кешеләр яши, дип билгеләп үттеләр. Без үзләре өстенә әлеге гарасат авырлыгын алган ликвидаторларның батырлыгы һәм ихтыяры алдында баш иябез. Чернобыль АЭСын авария нәтиҗәләреннән арындыруга 3000нән артык татарстанлы җибәрелгән, шул исәптән, 42 кеше – безнең районнан. Күп кенә якташларыбыз хәзер исән дә түгел, районда чернобыльчеләр утызлап кеше калган. Бүген район җитәкчелеге аларга төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыша, торак шартларын яхшырту мәсьәләсен хәл итә. Яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган кешенең алтысы инде фатир алган, икесе быел тораклы булачак. Түгәрәк өстәл артында чернобыльчеләр бер-берсе белән иркен халәттә аралаша, ул вакыттагы вакыйгаларны һәм аларның нәтиҗәләрен искә ала алдылар. Чарада үзләренең музыкаль номерларын район мәдәният йорты артистлары күрсәтте. Ахырда җыелучылар һәлак булганнарны бер минутлык тын калу белән искә алдылар. Очрашудан соң һәр ликвидатор обелиск янына чәчәкләр салды.
Тарихтан. 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында дөньядагы иң зур атом-төш һәлакәте була. Дүртенче энергоблоктагы авария нәтиҗәсендә ректорны юкка чыгарган шартлау була. Авария вакытында ЧАЭСта 134 кеше эшли, аларның 28е - нурланыштан беренче берничә ай дәвамында һәлак була. Авария нәтиҗәләреннән арындыруда 800 меңнән артык кеше катнаша. “Табиблар атом-төш сугышына каршы” халыкара оешмасы уннарча мең ликвидаторның авария корбаннары булуын, ә һавага радиоактив матдәләр ташлануы аркасында 10 меңнән артык баланың гомере өзелүен раслый. 2003 елдан башлап, бу көн, БМО Генассамблеясе карары белән,Радиацион аварияләрдә һәм һәлакәтләрдә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтелә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 24 апрелендә Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде!
10-00 сәгатьтән 11-30 сәгатькә кадәр Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгында Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрде. Рейдның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау, җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне аерым контрольдә тоту, җәяүлеләр кичүендә каршы як юлга чыгу юлларын туктату, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы автобусларны тикшерү пассажирлар йөртү.
Ютазы районыннан яшь талант бөтенроссия конкурсын яулады
Кече Урыссу мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Радель Зарипов илнең иң яхшы яшь язучылары исемлегенә керде - ул «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды!
Ютазылылар Чернобыль геройлары алдында баш иде
Чернобыль атом электростанциясендә авария булганнан соң 40 ел узган.
Республика дәрәҗәсендә уңыш: Бәйрәкә мәктәбе укучысы - проектлар конкурсында җиңүче
Бәйрәкә урта мәктәбе укучысы Әмилә Шәрифуллина Парламент дәресе — 2026 кысаларында оештырылган республика индивидуаль проектлар конкурсында җиңү яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз