“Сәләт” клубы әгъзалары Әдилә Насыйбуллина һәм Мөтәбәрә Габдуллина шигырь укучылар конкурсында катнаштылар

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Гимназия укучылары, “Сәләт” клубы әгъзалары Әдилә Насыйбуллина һәм Мөтәбәрә Габдуллина Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсында катнаштылар.
Конкурс “Сәләт” Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм “Сәләт” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды. Укучыларны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театры артистлары бәяләде. 9 сыйныф укучысы Әдилә Насыйбуллина конкурста беренче урынны яулады. Конкурста катнашучыларны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Зиннәтуллина әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International