"Карга боткасы" бәйрәме

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
26 апрель көнне Подгорный авылы мәдәният йортында балалар белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме узды. Балалар йорттан-йортка йөреп көрпә, сөт, май, йомырка җыйганнар. Җыелган азык-төлектән мәдәният йорты каршында зур казан асып ботка пешергәннәр. Аннары шул ботка белән барлык килгән кунакларны сыйлаганнар. Тәмле итеп сыйланганнан соң төрле уеннар башланган, китапханәсе балаларны төрле милләт уеннары белән таныштырган, ә өлкәнрәк буын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп күңел ачканнар. Көн суык булуга да карамастан авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачкан, ял иткән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International