«Библиосумерки-2015:хәтер вакыттан көчлерәк»

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
24 апрель көнне "Библиотөн" социаль-мәдәни акция кысаларында Үзәкләштерелгән китапханәнең уку залында "Библиосумерки-2015: хәтер вакыттан көчлерәк" дип исемләнгән Бөек ватан сугышына багышланган тематик кичә узды. чарада Урыссуның икенче санлы мәктәбе укучылары катнашты. Медиа презентацияләр ярдәмендә укучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләрен күрә һәм ишетә алдылар, пионер-батырлар турында белделәр. Катнашучылар өчен әзерләнгән "Бөек Җиңүнең 70-еллыгына" дип исемлгән викторина бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Азактан балалар кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар. Балаларга шулай ук Бөек ватан сугышы турында "Вечный огонь" дип исемләнгән сугыш турында видеоролик та тәкъдим иттеләр. чара азагында укучыларга георгий тасмалары өләштеләр. алар балаларның күңелендә 70 ел элек булган вакыйгаларны истә тотарга ярдәм итәр! 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International