“...Безнең күңел мәңге калган туган авылда”

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Күптән түгел Кәрәкәшле авылы мәктәбендә “...Безнең күңел мәңге калган туган авылда (якташ язучылар иҗатында туган як темасы)” исеме астында Ютазы, Бөгелмә һәм Әлмәт районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Кәрәкәшле авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат итеп ятучы якташыбыз Әнвәр Шәрипов катнашында районара семинар узды.

Киңәшмәне мәктәп укучылары ачып җибәрде. Алар сөйләгән шигырьләр, җырлаган җырларда туган якны ярату, аны сөю һәм иркәләү, туган якка мәдхия җырлау кызыл җеп булып җәелгән иде. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мәрданова чыгышында, авылдаш шагыйрь Сирин Батыршин турында сөйләгәндә дә, әлеге авылдан чыккан барлык танылган кешеләре белән горурланулары күренеп торды. Семинарга Бөгелмә, Әлмәт төбәгеннән килгән укытучылар да, үз районнарында яшәп иҗат итеп ятучы танылган кешеләр белән таныштырдылар.
Сүз филология фәннәре докторы, профессор, язучы Әнвәр Шәриповка бирелде.
- Мин бүген туган ягыма кайта алуым белән бик бәхетле кеше.
Чөнки мине монда беләләр, көтәләр. Бүген сез, укытучылар, бик зур теманы күтәрдегез, хәтта кайбер мин белмәгән язучылар турында да үземә яңа мәгълүмат ала алдым. Киләчәктә дә шулай очрашып-күрешеп торырга насыйп булсын, - диде галим. Ул катнашучыларга кайбер шигырьләренең ничек туганын сөйләде, мөгаллимнәрне яңа китаплары белән сөендерде. Үзенең Ютазы районында язучылар берләшмәсе оештырырга һәм халыкны тагы да тәрбиялерәк итәргә кирәк дигән теләкләре белән уртаклашты.
Аннары киңәшмә кунаклары районыбызда бердәнбер саналган “Сәлимә Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеена “Музейлар язы” акциясе кысаларында “Чал тарихлы авылым” дип исемләнгән экскурсия кылдылар. Чарага кунак буларак килгән Шамил Нигмәтуллин үз гармунында өздереп Әнвар Шәрипов сүзләренә язылган “Ага сулар”, “Туган як хәтирәсе” кебек җырларны башкарды. Чара килгән һәркем бу көнне үзенә кирәкле мәгълүмат белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International