Безнең районның "Истоки" ветераннар хоры һич кенә дә яшь артистлардан калышырга теләмиләр. Әле күптән түгел генә Алабуга шәһәрендәге концерт залы безнең ветераннар чыгышын зур алкышлар белән кабул итте. Һәм менә шунда алар "Җиңү язы" дип исемләнгән Региональ фестивальдә дипломант исеменә лаек булганнар да инде. "истоки" ветераннар хоры бик күңел ачып Май чабу бәйрәмен уздырып җибәрделәр, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. ЗХатын - кыз күзлегеннән" бәйгесендә лаеклы чыгыш ясадылар, Изге Пасха бәйрәмендә дә читтә калмадылар.
"Истоки" менә инде икенче ел рәттән Регионара бәйге-фестивальдә лаеклы чыгыш ясап славян мәдәниятенең ""Соклан!" бәйгесендә безнең күршеләребез Башкорстанның Октябюрьский каласында чыгыш ясап та кайтканнар. Хор әлеге бәйгедә икенче дәрәҗәдәге лауерат исеменә лаек була. Безнең коллектив кая гына бармасын үз районының данын лаеклы яклый.