27 апрель көнне Ташкичү һәм Кече урыссу авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә "Габдулла Тукай - сүнмәс йолдыз!" дип исемләнгән Тукай туган көненә багышланган кичә уздырдылар.
Чара тематик өлешендә укучыларның Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштырдылар, алар шулай ук Тукай язган иң беренче язган "Исемдә калганнар" әсәрен дә белделәр.Балаларга "Эшкә өйндәү", "Бала белән күбәләк". "Карлыгач" шигырьләрен укыдылар. "Туган авыл" җырын тыңлаттылар.
Аның иҗаты буенча балаларга бәйге-уен тәкъдим ителде: викториналар, "Йолдызлы сәгать" уены, "Сүзләр төзе", "Г. Тугай әсәрләрендәге әкият геройларын бел" уеннары уйнатылды. Бәйгенең җиңүчесе булып һәм иң актив укучы булып 9 сыйныф укучысы Садыков Илнар булды.
Чара азагында Кече Урыссу авыл китапханәсе җитәкчесе Айгөл Солтанова "Тукай милләт кояшы" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан укучылар барысы бергә Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар.