Рөстәм Нуриев: “Без ярдәм кулы сузарга әзер”

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Узган атнада район советының утырышлар залында Ютазы район советының II чакырылыш 47 утырышы үтте. Утырышны район башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле сәркатибе Рөстәм Нуриев  һәм район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова алып бардылар.

Сессиядә катнашкан депутатлар, оешма, бүлек һәм предприятие җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бу көнне өч сорауны карадылар. 2014 елга Ютазы районы бюджеты үтәлеше белән Финанс-бюджет палатасы рәисе Салава Мөхәммәтов таныштырды.  Ул, үз чиратында, узган елда бюджет оешмалары алдында әҗәтләр булмауны бик яхшы күренеш дип атады. Ютазы районы территориясендәге “Уруссу” сәнәгать мәйданчыгында  инвестицион проектларны тормышка ашыручы предприятие һәм оешмаларга муниципаль ярдәм күрсәтү соравы буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин чыгыш ясады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев:

-  Мондый төр ярдәмне 2011 елда  без Электромеханика заводына биргән идек, ягъни алар аренда түләвеннән азат ителделәр. Моңа җавап итеп заводта эш урыннары арттырылырга һәм производство күләме артырга тиеш иде. Бу, завод эшләп киткән чорда, алар өчен бик зур ярдәм булды. Ә бүген шундый ук төр ярдәмне без сәнәгать мәйданчыгында эшләрен башлаган эшмәкәрләргә бирәбез. Бүген анда 50 дән артык кеше эшләсә, өч елдан анда 270 эш урыны булыр дип көтелә, диде ул.

         Өченче сорау буенча, Ютазы районы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы кагыйдәнамәсенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы сорау белән палата рәисе Зөлфия Гыйбәдуллина чыгыш ясады. Барлык сораулар буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International