Урыссулылар Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп уздылар
Балалар паркында 1 май бәйрәменә багышланган митинг булып узды. Митингта район башлыгы, "Бердәм Россия" җирле партиясе сәркатибе Рөстәм Нуриев, предприятие һәм оешма җитәкчеләре һәм район халкы катнашты. Бәйрәмгә бар халык язгы, матур кәеф белән килгән иделәр. Концерт программасы белән музыкаль коллективлар һәм район артистлары катнаштылар. Барлык теләүчеләр өчен район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сату оештырылган иде. Сүз уңаеннан. Татарстан буенча 1 май бәйрәмнәрендә 40 меңгә якын татарстанлы һәм татарстан кунаклары катнашкан