Бөтенхалык бию көненә багышланган "Ритмы планеты" бию кичәсе
29 апрелҗ көнне район мәдәният йортында Бөтенхалык бию көненә багышланган "Ритмы планеты" дип исемләнгән бию кичәсе узды. Конөерт программасын Илҗвира Абашева һәм Рөстәм абдурахманов алып бардылар. Ә бәйрәм хуҗалары булып сәхнә түрендә "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле йолдызчыклары булды. Тамаша залында җылылык хөкем сөрде. Кечкенәйолдызчыклар үзләренең өйрәнгән берсеннән-берсе оста, күркәм биюләрен күрсәттеләр. Ә инде зурлар төркеме тамашачыга испан, татар, чегән һәм башка халык биюләрен күрсәттеләр. Әлеге чара "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең җитәкчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова көче белән әзерләнде.