Ул 2011-2020 елларга юл иминлеге нигезләре ун елга ясалган программасы нигезендә уздырыла. Аның төп документы булып Балалар декларациясе тора.
Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасы белән таныштыруга нигезләнгән. Шулай ук балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында, - дип җавап бирә полиция лейтинанты. юл йөрү иминлеге пропагандасы инспекторы Радик Гыйләҗев Миннибай улы.
Иң масштаблы чара булып 5 май көнне Урыссу гимназиясендә бию флеш-мобы уздырылды. Әлеге "Ачык бул! Барысы да күрсен!" дип аталган флешмобта Урыссу гимназиясе укучылары, балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре һәм укытучылары катнашты.