9 май көненә бәйрәм чаралары программасы

2015 елның 8 мае, җомга

Солнечный микрорайонында ветераннар өчен төзелгән күпфатирлы йортны ачу тантанасы иртәнге сәгать 08:00 дә Фәнис Кәримов урамында узачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган “Вакыт машинасы” Җиңү Парады Урыссу урамында 9:30  үтәчәк.

“Алар Җиңү белән Рейхстагка кадәр барып җиткәннәр” исеме астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг чарасы 10:00 сәгатьтә мемориалда башлана.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Һәлак булган батырлар даны, күңелләрдә мәңге саклана”  театральләшкән тамаша сәгать 11:00 район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бәйрәм концерты һәм төшке аш сәгать 11:00 район мәдәният йорты фойесында үтәчәк.

Шул ук сәгатьтә балалар паркында Балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре “Каршы тордык һәм җиңүгә ирештек” дип исемләнгән бәйрәм концерты тәкъдим итәләр.

Кичке сәгать 17:00 – 19:00 сәгатькә кадәр район мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Җиңү Вальсы” дип исемләнгән бәйрәм программасы узачак.

Ә бәйрәмнең кульминациясе кич сәгать 19:00 – 23:00 сәгатькә кадәр “Җиңүчеләргә дан!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе стадион алдындагы мәйданчыкта узачак. Сезне бәйрәм концерты, дискотека һәм салют көтәчәк! Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International