Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм көне, моннан бик күп еллар элек халкыбыз кылган каһарманлыкларга, бүген ул башкарган эш-казанышларга хәер-фатихасын биргән куанычлы яңгыр астында узса да, ул вакыйгаларга бай булды. Утлы-сулы елларны башларын горур тотып узган халкыбыз рухын болытлы күк йөзе генә төшерә аламы соң?!
Җитмеш ел көткән бүләк
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү зур тантанадан башланды – Солнечный микрорайонында тагын бер ветераннар йорты файдалануга тапшырылды. Юкка гына өлкәннәрдә акыл һәм сабырлык димиләр. Балалары, оныклары янәшәсендә алар “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең сәяси совет секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев, тантана кунагы – “Татарстан Республикасы инвестицион-венчур фонды” директоры Айнур Айделдинов чыгышын зур дикъкать белән тыңладылар, алар юллаган һәр теләк-ниятне чын күңелдән кабул иттеләр. Рөстәм Нуриев яңа фатирлардан ачкычлар тапшырганда да алар үзләрен лаеклы тотты – олы яшьтә булуларына карамастан, чал чәчле өлкәннәребезнең күпчелеге җитмеш ел буе көткән кадерле бүләкне аяк үрә басып кабул итте. Күңелләре белән зур дулкынлану хисләре кичерсәләр дә, район җитәкчелегенә, әлеге якты һәм уңайлы йортны төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерергә үзләрендә көч тапты. Тормыш тирән буразналар салган йөзләрне әлеге бәйрәм иртәсендә яңгыр тамчылары гына түгел, шатлыклы күз яшьләре дә чылатты.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш шартларын яхшыртуга нигезләнгән федераль программа буенча төзелгән күп фатирлы йорт ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Нуриев, “Татарстан Республикасы инвестицион-венчур фонды” директоры Айнур Айделдинов һәм “Энергостройсервис” җәмгыяте директоры ?????? бирелде. Районда гомер кичерүче сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары арасыннан бу көнне унике якташыбыз өр-яң фатирларга аяк басты. Өй туйлары котлы булсын!
Ветераннар тормышы – үзе батырлык!
Мемориаль комплекс янындагы парад Бөек Ватан сугышы елларында хәрби эшелоннар тартып меңләгән чакрымнар узган паравозны хәтерләтеп, “Бетон+” предприятиесе бәйрәмчә бизәгән паравоз гудогыннан башланды. Бөтенросия буйлап атлаучы “Үлемсез полк” акциясенә кушылган Ютазы район яшь буыны – Ватан азатлыгы өчен күкрәкләре белән дошманга каршы баскан якташларыбызның сурәтләрен тоткан балалары һәм оныклары, коеп яңгыр явуга карамастан, башларын горур тотып парадта атладылар. “Һәр елны, сирин чәчәккә йомарланганда, күңелләрдә хатирәләр аеруча яңара һәм Бөек Ватан сугышының михнәтле юлларын узган бабаларының истәлекләрен тыңлаган оныклар бер мәлгә тын кала” – динамикадан яңгыраган тәүге сүзләр астында мотострелоклар, пехота солдатлары, диңгез флоты һәм чик буе гаскәрләре, санитарлар, кыр кухнясы, җиңү әләмнәре тоткан велосипедчылар колоннасы узды.
Бәйрәм мәйданына Җиңү әләмен алып керү хокукы Бөек Ватан сугышында катнашкан Хөснулла Галимулла улы Галимуллинга бирелде. Карт фронтовикларны, аларның тол хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, бәйрәм кунакларын “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге сәяси советы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте.
- Узган еллар безне әлеге данлы һәм шанлы вакыйгалардан ерагайта барса да, 9 Май – безнең өчен иң әһәмиятле һәм тарихи көн булып кала. Бөек бәйрәмне еллар агымы гына төссезләндерә алмый, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Үзләрен, газиз баларын соңгы телем ипидән мәхрүм итеп, бар булган ризыкны фронка озаткан тыл хезмәтчәннәренә, буыннары да ныгымаган килеш сабанга чыккан, станок артларына баскан сугыш чоры балаларына Рөстәм Нуриев аерым рәхмәтен җиткерде. Район халкын бәйрәм белән “Татарстан Республикасы инвестицион-венчур фонды” директоры Айнур Айделдинов котлады. Ул, асылда, бөек илебез халкына Җиңү көне, калган бәйрәмнәргә караганда, күп тапкырга кадерле һәм йөрәккә якын диелгән республика Президенты вазифаларын вакытлыча үтәүче Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укып узды. Тантана кунагы Җиңүнең 70 еллыгын хәзерләүгә һәм аны бәйрәм итүгә саллы өлеш керткән “Электросоединитель” заводы генераль директоры Рәшит Нәбиуллинга республика Президентының, Алабакүл кирпеч заводы директоры Илшат Камалтдиновка, Ютазы районының Идарә итү компаниясе директоры Закуан Ильясовка республика Министрлар кабинетының рәхмәт хатларын тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова да үз чыгышында илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә совет солдатларының һәм тыл хезмәтчәннәренең зур өлешен билгеләп узды. Сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Һәр предприятие, учреждение, оешма, иҗтимагый совет, Ютазы район советы һәм башкарма комитеты җитәкчелегендәге Россия партияләре бүлекчәләре Мәңгелек ут, ватан азатлыгы өчен корбан булган ютазылылар исеме уеп язылган мрамор такталар урнаштырылган мемориаль дивар, Хәсрәтле ана һәйкәле, җиде улы сугыштан әйләнеп кайтмаган Җинан Хафизова һәм Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов барельефлары итәкләренә тере чәчәкләр һәм гирляндалар салды. Кайгы-хәсрәтне күп кичергән җиребезнең азатлыгын һәм тынычлыгын гәүдәләндереп, күккә ак күгәрченнәр күтәрелде, дошман афәтеннән илебезне азат иткән солдатлар хөрмәтенә коралдан тантаналы рәвештә өч тапкыр ату яңгырады.
Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм балалар паркында дәвам итте. Биредә район предприятиеләре тыл хезмәтчәннәрен чәй табыны артына дәште, мәдәният бүлеге артистлары, мәктәп укучылары, ветеран хорлары, балалардан торган җыр һәм бию коллективлары сәхнәләштерелгән тематик тамаша белән чыгыш ясады. Кыр кухнясы хезмәткәрләре бу яңгырлы көнне һәркемне фронт боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Сүнми көрәштә кабынган язмышлар!
“Дуслык хисләреннән, гасырлар һәм буыннарның үзара бәйләнешеннән безнең тантана залында бүген аеручы якты һәм җылы. Бүген бездә кунакта дәһшәтле сугышның барлык авырлыгын үз иңнәрендә татыган, шатлык һәм кайгыларга уралган озын тормыш юлы узган кадерле ветераннарыбыз. Утлы һәм сулы юллар буйлап үз-үзләрен аямыйча атлаган, үз гомерләрен Ватанына гына түгел, иң әүвәл, газиз халкына багышлаган сугыш һәм хезмәт ветераннары сафы, ни кызганыч, елдан-ел сирәгәя бара... ” – күңелләрнең иң түр почмагына ук кереп яшеренгән кылларга кагылырлык итеп яңгыраган бу сүзләр, мөгаен, авыр сынаулар каршында тез чүкмәгән халкыбызның җиңел булмаган язмышы турында һәркемне тагын бер кат уйланырга мәҗбүр иткәндер. Бәйрәм табыны артыннан урын алган сугыш ветераннарын район башлыгы Рөстәм Нуриев Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте. Ул киләчәк буыннарның сугыш, ачлык, ялангачлык, ятимлек кебек ачы хакыйкать белән башкача күзгә-күз очрашмавы өчен хәтта мөмкин булмаган каһарманлыкларга да җөрьәт иткән карт фронтовикларга янәдән ихлас рәхмәтен җиткерде. Беренче солдат йөз граммы яу кырында мәңгелек йокыга талган көрәшчеләр истәлегенә күтәрелде.
Бәйрәм белән кадерле кунакларны котлаган “Татарстан Республикасы инвестицион-венчур фонды” директоры Айнур Айделдинов, районда өлкән буын вәкилләренең тормышын тагын да камилләштерү максатында зур эшләр башкарылуын һәм моңа аларның бик лаек булуын ассызыклады. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, район сугыш һәм хезмәт ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, район муниципалитет вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин, район советы депутаты Сирин Галиев илебезнең тыныч төннәре, кояшлы көннәре өчен барган куркыныч сугышта батырлык, чыдамлык күрсәткән ветераннарга соклануларын, алар белән горурлануларын яшәреп кала алмады. Район мәдәният йорты артистлары да Бөек Ватан сугышы ветераннарын дулкынландыргыч җырлары белән сәламләде. Алар хөрмәтенә кичен “Энергия” стадионы янындагы мәйданда район торак пунктларыннан килгән үзешчән сәнгать осталары үзләренең иң яхшы концерт номерларын башкарды. Бәйрәм киче салют белән тәмамланды.
Канкойгыч еллардан соң күп сулар акты. Акоплар үләннәр белән капланды, көл-күмергә әйләнгән авыл-калалар урынына яңалары калкып чыкты, буыннарны буыннар алмаштырды. Әмма 1418 тәүлек дәвам иткән мәрхәмәтсез сугыш хатирәсе ялкыны халык күңелендә мәңге сүнмәячәк – бик күп корбаннар барәбаренә бирелгән Бөек Җиңү көнен онытырга хакыбыз юк!