13 майда Татарстанда экология дәресләре узачак

2015 елның 12 мае, сишәмбе
"Бердәм экология дәресе" Республика мәгариф акциясе Экология көне кысаларында уза. Акция үсеп килүче буында әйләнә-тирә мөхитебезгә карата сакчыл караш, экологик күзаллау булдыру максатыннан чыгып уздырыла. 
Бу көнне лекторлар булып Татарстан Республикасының экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау Министрлыгы, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутатлары, россельхознадзор, росприродонадзор Идарәләре, һәм респубблика вузларында укытучылар торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International