Рифкать Мөхәмәтшин тәрбияләнүчеләре яңадан-яңа уңышларга ирештеләр

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Кечкенә боксерлар Баулы шәһәрендә узган бокс буенча XV тардицион ачык Бөтенроссия турнирында  үзләрен күрсәтеп кайттылар. 
Безнең районны әлеге ярышларда "Атлант" яшүсмер-яшьләр клубының дүрт  тәрбияләнүчесе тәкъдим итте. Алар тренер-укытучы Рифкать Мөхәмәтшиндә шөгыльләнәләр. Турнирда катнашкан өч егет турнир призерлары булсалар, Әмир Гатиатуллин (26 кг кадәр 2006 елгы) беренче урынны, Никита Хвостов (26 кг кадәр 2006 елгы) - икенче, Радион Ңелезнов (34 кг кадәр 2004 елгы) өченче урыннарны яулыйлар. Балаларның спорт өлкәсендә җиңүләренә тагын яңа җиңүләр өстәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International