«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре 2002-2003 елларда туган яшүсмерләр арасында май башында грек-рим көрәше буенча Түбән Камада узган Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Айдар Харисов 53 килограммга кадәр авырлык категориясендә финалда Лениногорскийдан бер спортчыга оттырып, икенче урынны яулады, ә Никита Асафьев 42 килограммга кадәр авырлык категориясендә һәм Радик Дәүләтшин 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Безнең көрәшчеләр тренерлар Артур Иванов һәм Ринат Ситдыйков җитәкчелегендә шөгыльләнә.