Йөзенче дистәсен ваклаучы Иван Григорьевич – Бөек Ватан сугышында катнашучы, аның тормыш иптәше Ксения Аркадиевна бик тиздән 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк. Аларның никахы Урыссу бистәсе халкы арасында иң озыннарның берсе –1949 елның 19 июлендә язылышкан Шокуровлар гаилә коруга тиздән 66 ел тула. Озын гомерле гаиләне загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова тәбрик итте. Ул Иван Григорьевич белән Ксения Аркадиевнага тагын да бәрәкәтлерәк һәм сәламәт тормыш теләде, чәчәк бәйләме һәм истәлеккә бүләк тапшырды.