Сугыш озын гомернең бер этабы гына

2015 елның 17 мае, якшәмбе

Бөек Җиңүнең юбилейлы язы Бөек Ватан сугышында катнашкан Миргасим Мөгътәсим улы Садыйков өчен икеләтә шатлык алып килде. Аңа 90 яшь тулды.

Миргасим Мөгътәсим улы 1925 елның 16 маенда безнең районда кайчандыр булган Кордон исемле бистәдә туа. 1943 елның гыйнварында, унсигезе дә тулмаган үсмерне, артиллерия полкы курсанты сыйфатында Монголиягә җибәрәләр. Кырык бишенче елда аңа илебезнең көнчыгыш чикләрен Япония интервентларыннан якларга туры килә. Хәрби казанышлары өчен ул Баш главнокомандующий , Генералиссимус иптәш Сталин рәхмәтен кабул итә. Миргасим Мөгътәсим улы Ватан сугышы орденына, “1941-1945 еллар фронтовигы” истәлек билгесенә, “Японияне җиңгән өчен” медаленә ия.

Тыныч көннәрдә Миргасим Мөгътәсим улы “Электросоединитель” заводында электр слесаре булып эшли, актив җәмәгать торышы алып бара. Лаеклы ялга чыккач ул ун елдан артык инвалидлар җәмгыятен җитәкли. Кызганычка, безнең арадан китеп өлгергән тормыш иптәше  белән алар ике ул үстерә.

Миргасим Мөгътәсим улын зур юбилее белән район башлыгы Рөстәм Нуриев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котлады. Юбилярны тәбрик иткән дуслары һәм якыннары арасында Башкорт язучысы Тимерҗан Идрисов та бар иде. Кунаклар карт фронтовикка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International