Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Утыз елга беренче ремонт
2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Район үзәгенең Урыссу урамындагы 19 санлы йортта чын мәгънәсендә зур вакыйга – биредә агымдагы ремонт эшләре бара.
Җәмәгатьчелектә ремонт, төзекләндерү кебек сүзләр еш яңгыраган мәлдә, кайбер кешеләрдә моның нәрсәсе соң шул кадәр шаккатмалы дигән сорау туарга мөмкин. Утыз елга беренче тапкыр ремонт ясалуын гына исәпкә алсак та, бу беренче үзгәлек түгелме? Йорт файдалануга 1985 елда тапшырылган һәм шул көннән соң монда бер генә тапкыр да ремонт кермәгән, дип сөйли Идарә итү компаниясе директоры Закуан Ильясов. Йорт белән идарә итүче оешма, стеналарны элекке буяулардан тазартып, акшарлау һәм буяу эшләре алып бара, шулай ук подъездларда култыксалар яңартыла. Беренче подъездда ремонт тәмамланган, бары тик чарлак люгын тиешле тәртипкә саласы, керә торган ишеккә доводчик һәм почта ящикларын гына урнаштырасы калган. Инде биредә якты һәм күңелле. Анатолий Лыков сүзләре буенча, подъезддагы иске тәрәзәләрне дә яңага алмаштырып җибәрсәң... Адәм баласы шулай яратылган инде – яхшы булган саен яхшыракка өмет итә. Әңгәмәдәшем сүзгә саран булмады. Ни өчен халык арасында бу йорт “исерек” дигән кушамат белән йөрүенә дә аның белән җавап таптык:
- Үз вакытында бу йортка ике барак халкын күчерделәр. Ул торак йортлар хәзер инде бистәдә юк. Ул чордагы “эш кешесе”, производствода гына тырышып эшләп калмыйча, кичләрен дә яхшы “ял итә” белгән, күрәсең. Яңа йортта яши башлаган халыкның күңелле һәм шау-шулы гамәлләре аркасында әлеге йорт шулай дип аталган да. Хәер, бу кешеләр хәзер безнең арада юк инде...
Биредә исерек кешеләр хакта да күзгә чалынмады, ә менә йортның үзгәрүе күзгә ташланып тора. Бүген ремонт эшләре икенче подъездда бара. Яшәүчеләрнең саклап һәм кайгыртып торуы бәрабәренә аның, яман кушаматларыннан арынып, үрнәк-күрсәтмә йортка әверелүе дә бик ихтимал.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
18
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
15
май, 2026 ел
Ютазы муниципаль районында ветераннар өчен ГТО фестивале узды
«Олимп» спорт комплексында «ГТО — үз мөмкинлекләреңне бел» акциясе кысаларында күңелле һәм илһамландыргыч фестиваль узды, ул cпортның яше булмавын исбатлады. Чараны Ютазы муниципаль районы ВФСК ГТО тестлаштыру үзәге ветераннар Советы һәм «Алдынгылар хәрәкәте» башлангыч бүлеге белән берлектә оештырды.
Хезмәткә һәм оборонага әзер: баланы Ютазы муниципаль районында ГТОга ничек теркәргә
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексына теркәлү — спорт казанышларына беренче адым һәм лаеклы билге алу мөмкинлеге ул. Әлеге проект «Россия спорты» дәүләт программасы һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз