Район буенча һәм Татарстан Республикасы территориясендә 15 майдан алып 15 июнгә кадәр "Игътибар-балалар!" профилактик чарасы уздырыла

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Балалар юл-транспорт тарвматизмын кисәтү кысаларында җәйге мәктәп каникуллары периодында 15 майдан алып 15 июнгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Игътибар-балалар!" дип исемләнгән профилактик чаралар уздырыла.
Әлеге чараларны уздырганда массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, юл йөрүчеләрнең культурасын тагы ныграк арттыру кысаларында төрле акцияләр уздырылачак. Мәгариф оешмаларында, сәламәтләндерү лагерьларында юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юлларда үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерү буенча төрле акцияләр уздыру күздә тотыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре, үз чиратында, юлларда балаларга юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздыру планлаштырыла. Бигрәк тә, бала-җәяүле, велосипедта йөрүчеләр, скутер һәм мотоциклларда элдерүчеләргә игътибар артачак. Әлеге рейдлар ЮИД отрядлары белән дә оештырылыр дип уйланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International