"Истоки" ветераннар хоры бистәнең мәгариф учреждениеләрендә концертлар бирде.

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Менә шундый исем астында "Истоки" ветераннар хоры бистәнең мәгариф учреждениеләрендә чыгыш тоттылар.
Концертлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Хорда катнашучылар, үзләре дә сугыш чоры балалары, үз җилкәләренрдә сугышның ачысын-төчесен күреп-белеп үскән балалар җырларында шул елларны искә алдылар. 3 санлы Урыссу мәктәбе, гимназиянең укучылар һәм укытучылар коллективы хорны алкышлар белән җылы сәламләделәр. Ә балалар дулкынлану белән ветераннарга  үзләренең җырларын һәм шигырьләрен бүләк итәләр. "Ә "Катюша". "Казаки в Берлине", кебек иң матур җырлар беркемне дә һичшиксез битараф калдырмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International