"Инициатива-2015" слеты катнашучылары һәр муниципаль районнан килгән актив һәм лидер балалар

2015 елның 22 мае, җомга
15 майдан алып 17 кадәр  Яшел Үзән районының "Сосновый бор" санаториясендә Татарстан Республикасының "Инициатива-2015"  дип исемләнгән иҗтимагый оешма әгъзалары, актив һәми лидер укучылар фестивальдә катнаштылар. Фестиваль актив гражданлык позициясен булдыру, балалар оешмаларының эшен активлаштыру, аларның идеяләрен яклау һәм күтәреп алу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.

Фестиваль  катнашучылары булып һәр муниципаль районаннан иң актив һәм лидер балалар тора. Ютазы районын әлеге фестивальдә район думасы депутатлары Мостафина Ләйлә, Хомова Полина, Салимшина Анжелла тәкъдим итте. Аларның җитәкчеләре Галиева Алсу Нуховна.

Фестиваль программасында: балалар оешмасына презентация, "Безнең казанышлар" дип исемләнгән күргәзмә яклау, социаль проектлар яклау, тренинглар, түгәрәк өстәлдә катнашу, ТР балалар оешмаларының киләчәген ничек күзаллау турында әңгәмәләр, мастер-класслар уздыру.Бу фестиваль районнарда узган "Замечательный вожатый", "Лучшая структура ученического самоуправления", "Лучшая детская обәественная организаөия" кебек бәйгеләргә йомгак ясау да булып тора. Фестивальдә бөтен республикадан 600 артык бала катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International