Безнең көрәшчеләр СССРның спорт мастеры Мансур Минһаҗевның 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Зәй” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең грем-рим көрәше буенча ачык беренчелегендә катнашкан.
Әлеге турнирда безнең район абруен яклаган Димтамак мәктәбеннән Мөбәриз Хадҗиев 27 килограммга кадәр категориядә бронза яулаган, Урыссуның 3 санлы мәктәбендә белем алучы Никита Асафьеф 40 килограммга кадәр категориядә шулай ук пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән. Малайлар “Олимп” спорт мәктәбендә, тренерлар Артур Иванов һәм Ринат Ситдыйков җитәкчелегендә шөгыльләнә.