Акбаш авылында изге йортның бурасын күтәрделәр

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Акбаш авылында, ниһаять мәчет тергезелә башлады.

Узган ял көннәрендә өмәгә чыккан авыл халкы изге йортның бурасын күтәрде, дип хәбәр итте Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнеханов. Якын киләчәктә аның түбәсен ябу, тәрәзә һәм ишекләр урнаштыру күздә тотыла. Олы күңелле химаячеләр хисабына төзелә башлаган гыйбадәтханә олугъ Рамазан аенда үз ишекләрен ачарга өлгермәсә дә, изге Корбан көнендә диндар кешеләр гает намазын яңа мәчеттә кылырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International