Балалар лагерьга сак астында барачак

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Агымдагы елда районда 139 мигрант теркәлгән, аларның 54е эшкә патент алган.

Бу турыда район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узган наркотикларга каршы комиссия утырышында РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Ютазы районындагы территориаль пункты начальнигы Ләйсән Гарифуллина хәбәр итте. Аерым алганда, ул узган ел белән чагыштырганда мигрантлар агымы беразга артуы турында әйтеп узды, әмма закончалыкны бозу ачыкланмаган – барысы да теркәлү урыны буенча яши.

 Бу юлы район предприятиеләре тарафыннан комиссиянең беркетмә таләпләрен үтәмәүчеләр булмаган. Тревога сигнализациясе кнопкасы, таранлауга каршы җайланма һәм видеокүзәтү камераларын урнаштыру – әлеге һәм башка террорчылар янавын кире кайтара торган чаралар, дип билгеләп үтте үз чыгышында комиссия секретаре Екатерина Огнева, предприятиеләр тарафыннан күрелтән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International