Жыр-бию, тәмле тамакларга күчтәнәч- балалар бәйрәмендә

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Балаларның җәйге каникулы күңелле вакыйгадан башланды – районның барлык диярлек торак пунктларында Халыкара балаларны яклау көне истә калырлык итеп бәйрәм ителде.
Моннан алдагы көнне генә районның яшьләр парламенты, яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге көче белән косметик ремонт ясалган үзәк балалар паркына җыелган малайлар һәм кызларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын календарьдагы әлеге күркәм дата белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин тәбрик итте. Ул агымдагы уку елын укучыларның чагыштырмача уңышлы тәмамлауларын билгеләп узды.
Балалар иҗаты үзәге оештырган бәйрәм иртәсендә малайлар һәм кызлар үзләренең яшьтәшләре – “Мизгел”, “Сөембикә”, “Сударушка”, “Семь нот” җыр һәм бию коллективларында шөгыльләнүче балалар, кечкенә җырчы Зәринә Җәләева чыгышы белән генә хозурланып калмадылар, алар үзләре дә телетапшырудан килгән персонажлар – Клепа һәм Ирискага кушылып, аяк-кулларын язып алдылар. Мультфильм  герое Дюдюка биреп сынаган табышмакларга җаваплар таптылар. Сабын куыгын зуррак итеп кабарту бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Күрше Туймазы шәһәренең “Звездный путь” цирк мәктәбеннән килгән Эльза Мусина чыгышын балалар дөньяларын онытып, сокланып карадылар.

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында оештыручылар әзерләгән күңелле сюрпризлар моның белән генә чикләнмәде. Районның социаль яклау бүлеге һәм “Гармония” комплекслы үзәк “Тәмле тамакларга күчтәнәч” хәйрия акциясе оештырды. Балаларны туңдырма, сок һәм чупа-чупс белән тәэмин иткән шәхси эшмәкәрләргә район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Кече бизнес вәкилләре исеменнән чыгыш тоткан Андрей Смоленцев бүгенге тантана хуҗаларына күңелле каникул көннәре, тыныч күк йөзе теләде, тирә-яктагы кешеләргә, табигатькә хөрмәт белән карарга чакырды. Тик менә соңгысының зур сорау астында булуы гына тагын бер кат шик тудырды. Балаларның күп санлы туңдырма белән сыйланулары турында паркның эчендә дә, ихатаның теге ягында да җирдә ятучы төргәк кәгазьләре сөйләде... Әлеге мәдәни урында чүп-чар салу урналары булуга карамастан!

Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Биредә үсмерләр велосипедчылар эстафетасында, кечерәкләр тизлеккә, тапкырлыкка корылган уеннарда катнашты. Асфальтка сурәт төшерү белән дә аларның шактые мәшгуль булды. Район үзәгендә эшләүче “Любимый книжный” кибете дә балаларга бәйрәм оештырды. Пушкин урамындагы асфальтка рәсем ясаган малайлар һәм кызларның берсе дә бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International