Район башкарма комитетының инфраструктура бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге ике түтәлгә 5 мең данә чәчәк утыртылды. Гомумән алганда, быел Урыссу урамнарында урын алачак 15 меңнән артык чәчәк, башка төрле үсемлекләр, сугарып һәм кайгыртып торганда, бистә халкының тормышына тагын да ямь өстәр, дип ышанасы килә.
Шуны әйтергә кирәк, районда төзекләндерү эшләре масштаблы алып барыла. Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе хезмәткәрләре бистә урамнарындагы үләннәрне чабалар, үзгә форма биреп, куакларны кыркыйлар. Моннан тыш, алар Урыссу, Әбсәләм, Яссытугай, Иске Урыссу, Каразирек юл буйларын чүп үләннәреннән азат итәләр. Бүгенге көндә бу эштә ике техника мәшгуль.