Барыгызны да Сабан туена чакырабыз

2015 елның 5 июне, җомга

Быел ул безне кайбер яңалыклар белән дә куандырачак. Бәйрәм программасы түбәндәгечә:

- 9 сәгатьтә – чатырларны карап узу, сөрән җыю;

- 9 сәгать 15 минутта – кагыйдәләрсез көрәш;

- 10 сәгатьтә – бәйрәмне ачу, “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле композициясе;

- 10 сәгать 30 минутта – кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы;

- 11 сәгать 05 минутта – очкыч виражы;

- 11 сәгать 10 минутта – “тройкалар” бәйгесе;

- 11 сәгать 25 минутта  - милли көрәш;

- 11 сәгать 35 минутта – спорт ярышлары, уеннар, конкурслар старт ала, гигант сабын күбекләре тамашасы;

- 11 сәгать 55 минутта – Татарстан Республикасының халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов концерты;

- 12 сәгатьтә – кече сәхнәдә җыр бәйгесе;

- 13 сәгатьтә – ат чабышлары;

- 14 сәгать 30 минутта – абсолют батырны, спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү;

- 15 сәгатьтә – бәйрәмне ябу.

Мәйданга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International