“АгроМир” җәмгыяте механизаторлары печәнгә төште.
Сабантуй бәйрәменә кадәр терлек азыгы хәзерләү кампаниясен башлап җибәрүне яхшы традициягә әверелдергән бәйрәкәлеләр быел да аңа тугры калды. Агымдагы елда алар алдында 448 гектарда печән туплау бурычы тора. МacDon ургычы белән эшләүче Рәсим Әхмәтшин һәм Наил Гыйльманов люцернадан беренче теземнәрне салдылар.