Районның сөт елгасы мул ага

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Район терлекчеләре милли бәйрәмебез Сабан туен матур күрсәткечләр белән каршы ала.

Бүгенге көндә район буенча 49 тоннага якын сөт җитештерелә. Шуның 45 тоннасы сатуга куела. Бу узган елга караганда 8 тоннага күбрәк дигән сүз. Һәр сыердан тәүлегенә уртача 11 килограмм ярым сөт савыла. “Кәрәкәшле”, “АгроМир”, “Уңыш” җәмгыятьләренең сөт елгалары аеруча мул ага. Яшь фермер Ансель Вафауллин фермасындагы сыерлар да быел сөтне 730 килограммга күбрәк бирәләр. Мондый яхшы күрсәткечләрнең районда күптән булганы юк иде, дип билгеләп узды авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International