Татарстан буенча рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 57 кеше 100 баллга биргән. Шуларның икесе Ютазы мәктәбе укучылары

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Татарстан буенча имтиханны 18 мең 156 чыгарылыш укучысы биргән. Татарстан буенча уртача күрсәткеч 3 баллга күтәрелеп 69 булган (2014 елда - 65,8), дип хәбәр итә "Татар-информ". Имтиханны татарстан буенча 57 укучы 100 баллга биргән. Ә менә имтиханны бирә алмаучылар узган елдан азрак булса да. бар. "Икеле" билгесен 34 укучы алган, ул 0,19 % тәшкил итә (2014 елда - 0,2). Бүген математиканың база өлешенең нәтиҗәләре көтелә. Ә 14 июньдә матуматиканың профиль өлеше билгеле булыр дип уйлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International