Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Ютазы районы буенча уртача күрсәткеч 7,3 баллга күтәрелеп 69,9 балл булган (2014 елда - 62,3 балл). Әлеге фән буенча имтиханны 100 баллга Ютазы мәктәбенең ике укучысы тапшырган (2014 елда - 3 санлы Урыссу мәктәбеннән 1 укучы 100 баллга язган иде). Минималь порогны уза алмаучы укучылар районда, бәхеткә юк. 
Шулай ук математика фәне буенча 9 сыйныф укучылары тапшырган имтихан нәтиҗәләре дә билгеле булды. Уртача билге 3,8, ул узган елгыдан 0,3 баллга түбәнрәк (2014 елда - 4,1), уку сыйфаты 75,5% (2014 елда - 89%).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International