Биш ел элек Татарстанда официаль рәвештә Ислам кабул ителгән көн закон буенча билгеләнде.

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Биш ел элек Татарстанда официаль рәвештә Ислам кабул ителгән көн закон буенча билгеләнде. Аны хәзер 21 майда билгеләп үтәләр. Нәкъ менә шул көнне 2012 елда Болгар шәһәрчеге тантаналы төстә ачылды. Әмма 1989 елның июненнән Ислам кабул ителгән көн уңаеннан Болгарда Болгар җыены уза. Һәр елны Болгар үз канаты астына  йөзләгән, меңләгән кан-кардәшләрен, мөселманнарны җыя. Анда Татарстаныбыздан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә мөселманнар җыела. Ютазы районы делегациясе шулай ук узган шимбәдә Болгар җыенында катнашып кайтты һәм тарихи урыннарга сәфәр кылып үткәнебезне тагын бер кат күздән кичерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International