Данны укытучыларга укучылар китерә
Ютазы урта белем бирү мәктәбе янына бер-бер артлы килеп туктаган автомобильләрдән көяз кызлар, купшы костюмлы егетләр төште. “Кинотавр”ның кызыл келәме генә җитмәде. Йөзләреннән бәхетле елмаю китмәгән балаларының кайнар эзләренә үк басып, зәвыклы чәчәк бәйләмнәре тотып тантана залына ата-аналар, туганнар узды. Зур дулкынлану белән үрелгән шатлык хисе...
- Моннан бер ай элек кенә булган соңгы кыңгырауда чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда зур уңышларга ирешүләрен теләгән идек. Бүген бездә чын тантана. Һәм бүген без әлеге балаларның мәктәп тоткан планканы тагын да күтәрүләрен, алар ирешкән уңышларны югатмас өчен безгә, педагогларга, киләсе елларда тагын да зур тырышлык куеп эшләргә темп бирүләрен горурлык хисе белән билгеләп узам. Россия укытучылары белән дан тотса, аларга данны укучылары китерә, дип юкка гына әйтмиләр, - дип кереш сүзендә ассызыклады мәктәп директоры республиканың атказанган укытучысы Әнис Ямалетдинов.
Дифференциация һәм вариация принципларыннан чыгып төзелгән план нигезендә белем алучы укучылар 2014-2015 уку елында фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча районда икенче урынга чыга. Алар республика күләмендә матур күрсәткечләр яулый. Татарстан Республикасының өстенлекле мәктәбендә белем алган укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра. Карина Ганиева, Гүзәл Латыйпова рус теленнән 100әр балл җыя. Бу районда бердәнбер күрсәткеч. Башка фәннәр буенча да балалар югары уңышларга ирешә. Чыгарылыш укучыларының, алар белән бергә 11 ел дәвамында кулга-кул тотынып белем дөньясыннан атлаган укытучыларның, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова, Ютазы мәктәбенең унбиш чыгарылышчыдан дүртесенә – Карина Ганиева, Кадрия Камиллова, Гүзәл Латыйпова, Гүзәлия Шәрәфиевага махсус үрнәктәге аттестат һәм Россия Федерациясенең алтын медален тапшырганда, алардан ким дулкынланмады.