Димтамак авылының “Аккош” балалар бакчасы миллион сумлык грант отты

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Татарстанда дәүләт телләрен популярлаштыру, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар һәм рус телләрен өйрәтү өчен инновацион ысулларны тарату максатында республиканың балалар бакчалары арасында “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе узды. 

Балаларга белем бирү дәрәҗәсен тикшергән республиканың эксперт комиссиясе “Аккош” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлеген югары бәяли. Бакча хезмәткәре Зиләрә Миргалимова иң яхшы тәрбияче дип таныла һәм ул акчалата премиягә лаек була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International