Бөтенхалык наркотиклар белән көрәш көнендә тематик кичәләр узды.

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалау һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатыннан Кәркәкшле авылы мәдәният йортында лагерьга йөрүче балалар өчен китапханәчеләр "Үзеңнән киләчәкне тартып алма" дип исемләнгән чара уздырдылар. Алып баручы наркотикларның зыяны турында, аларны кулланган кешенең нинди авыруларга дучар булулары турында сөйләде. Шулай ук балаларга "Россиядә наркомания" дип исемләнгән фильм күрсәттеләр. аны караганнан соң барлык балаларның фикерләре бер иде, наркотиклар кулланган кешене бары тик үлем генә көтә. 
Бу көн уңаеннан Ташкичү авыл җирлегендә урнашкан авыл китапханәсендә дә "Наркотиклар - акрын үлем" дип исемләнгән тематик чара узды. Әфләтүнова Люция балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләп кенә калмады, һәркемгә таныш булган кешеләр-наркоманнар тормышы турында да бәян итте. Чарага шулай ук авыл фельдшеры Наилә Абдуллина да чакырылган иде. Ул наркотиклар куллану кеше организмына ничек тәэсир итүен турында сөйләде. Чара азагында китаплар күргәзмәсе буенча әңгәмә оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International