"Дубравушкада" ял итүчеләргә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр

2015 елның 3 июле, җомга
"Дубравушкада" ял итүче балалар шушы көннәрдә сәламәт яшәү рәвеше турында балигъ булмаган балалар  белән эшләү бүлеге уздырган чарада катнаштылар.

Полиция, район үзәк хастаханәсе, мәчет хезмәткәрләре һәркемгә дә аңлашылырлык итеп балаларның алданып "кыек" юлга басуның ничек тиз икәнен аңлатып киттеләр. Шулар арасында наркотиклар туры юлдан тайпылуның иң куркыныч юлы булып тора. Балаларга мисал итеп видеороликлар, фильмнар күрсәттеләр. 
- Чисталыкта, пөхтәлектә без үзебезне генә түгел, ә рухи дөньябызны да сакларга бурычлы, - дип билгеләп үтте урыссу мәчете имам-хатибы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин.  - Барысы да үзегезнең кулда, бары тик үзегез генә сезгә нинди юлдан барырга кирәк икәнен әйтә аласыз. Беркая да алып бармый торган юл сезгә кирәк булыр микән?
_Ю-ю-юк! дип дусларча бертавыштан кычкырдылар балалар. 

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең полиция участок начальнигы Рәфис шакиров наркотиклар саклау, тарату һәм сатуга кагылган җәзалар турында сөйләп китте. 

Чара азагында социаль яклау бүлеге, "Форпост" үзәге, химая  бүлеге хезмәткәрләре балаларга  сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырган буклетлар өләштеләр. Лагерьда әлеге смена - спорт сменасы. Шуңа күрә, алар инде үз юлларын сайлаганнар диясе килә. Спорттагы казанышларга сөенү башка скуанычка карата аларга яхшы таныш. 

- Синең өчен "наркоман"  дигән аңлатма нәрсә ул? - дип сорыйм бер кыздан.
- Ул кешенең нинди дә булса бәлада булуы һәм аннан чыга алмавы. Наркоман - ихтыяр көчсез кеше. Ул эшләргә теләми, ә бик күпне тели...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International