Көн саен, минут саен Россия юлларында яшьләренә, социаль торышларына, милләтенә карамастан кешеләр үлә яисә төрле дәрәҗәдәге тән травмалары ала. Бу сан тагы күбрәк була алыр иде, әгәр дә юллардагы тәртипне ЮХИДИ хезмәткәрләре сакламаса.

2015 елның 3 июле, җомга

Көн саен, минут саен Россия юлларында яшьләренә, социаль торышларына, милләтенә  карамастан кешеләр үлә яисә төрле дәрәҗәдәге тән травмалары ала. Бу сан тагы күбрәк була алыр иде, әгәр дә юллардагы тәртипне ЮХИДИ хезмәткәрләре сакламаса.

Кайсы көнне билгеләп үтелә
ЮХИДИ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре ел саен 3 июльдә билгеләнеп үтелә. Бу тантаналы көн Россия Федерациясенең Эчке эшләр Министрлыгы карары нигезендә үткәрелә башлады. 

Кемнәр бәйрәм итә
ЮХИДИ хезмәткәрләре көнен үзләренең хәрби дәрәҗәләренә карамастан барлык анда эшләүчеләр дә билгеләп үтәләр. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләрен югары урыннарда утыручылар да онытмыйлар, әлбәттә аларны тәбриклиләр һәм ирешелгәг уңышлары белән котлыйлар. 

Азрак әлеге һөнәр турында
Юл инспекторының эше бик катлаулы, авыр һәм шул ук вакытта бик кирәкле, чөнки елдан ел Россия юлларында автомобильләр саны арта. Аларның төп максаты - кабул ителгән кагыйдәләрне юлда йөрүчеләрдән төгәл үтәүләрен тәэмин итү. Статистика мәгълүматларына караганда ЮХИДИ хезмәткәрләренең эше аркасында елдан ел юлларда үлүчеләр һәм травма алучылар саны кими төшкән. Ә эшчеләр үзләре һәрдаим квалификация арттыру өстендә эшлиләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International