Район җитәкчеләре җирле бюджетка җитәрлек салым кермәве турында сөйләштеләр.

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Һәр атна уздырыла торган  оператив киңәшмәдә  салым соравы күтәрелде.
Район җитәкчелеге билгеләп үтүенчә кайбер салым агентларының физик һәм юридик затлардан күчерелә торган салымнарга тиешле игътибар биреп бетермәүләре аркасында салымнар тулысы белән күчерелми. Ә бу исә үз чиратында җирле органнар район халкының яшәешенә бәйле эшләнәсе социаль эшләрне тулы күләмдә эшләп җиткермиләр дигән нәтиҗәгә китерә. Ә җирле салым инспекциясе НДФлларны вакытында күчермәү Россия Федерациясенең Салым кодексының 226 карарында каралган дип искәртә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International