Ютазы мәктәп яны лагерында "Бел, эшлә һәм сакла!" дип исемләнгән викторина уздырганнар

2015 елның 10 июле, җомга
Ютазы мәктәп яны лагерында "Бел, эшлә һәм сакла!" дип исемләнгән уен-викторина уздырдылар. Әлеге чараның максаты  урамда йөргәндә балаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, юлларда һәм урамнарда гомуми тәртипләрне искә төшерү. Чарада 15 укучы катнашкан. Алар тәрбиячеләр Ольга Ганзина һәм Ләйлә Шәһимәрдәнова әзерләгән викторина сорауларына җавап биргәннәр, пазл-билгеләр төзегәннәр һәм аларның эчтәлеген аңлатканнар, дөрес итеп юлдан чыгарга өйрәнгәннр. Чарада ЮХИДИ бүлегенең Ютазы районындагы юл йөрү кагыйдәләрен прогпагандалау буенча өлкән инспектор, өлкән лейтенант Радик Гыйләҗев та катнашкан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International