Гимназия балалары "Болгар-Туган Тел" лагерендә бик кызык ял иттеләр. Анда татарча белмәгән кешеләр татар телен аңлап , өйрәнеп кайтып киттеләр. Лагердә ял итүчеләр өчен көндә кызыклы дәресләр үткәрелде, концертлар әзерләнде. Белгәнегезчә, Болгар тарих үзәге. Балаларга экскурсияләргә барып, магълумәтләр белән танышып, изге җирләрнең матурлыклары белән сокланып кайтырга бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. “Болгар –туган тел” лагерендә иң креатив hәм кызыксынучаннар җыелган. Эйдаманнар үзләренең кешелекләре hәм ярдямчелекләре белән аерылып торалар. Вакыт тиз , кызыклы hәм куңелле сизелмичә дә үтте. Икенче елга да барырга исәп бар, тизрәк 2016 елның җәе җитсә иде!