Республикада Биләр форумы узды

2015 елның 18 июле, шимбә

8 июльдә бертөркем Ютазы районы делегатларыннан торган укучылар Биләр шәһәрендә узган уңган-булган укучыларның Республика форумында катнашып кайттылар. 
Әлеге форум ел саен сәләтле һәм талантлы балаларны барлау, аларның иҗади фикерләүләре ачылсын өчен уңай шартлар тудыру, илебезгә, әйләнә-тирә мохиткә, тирә-ягыбызга, дусларына, өлкәннәргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатынна чыгып уздырыла. 

Форумны уздыру урыны - Татарстан Республикасы Әлки районы Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгы. Форум "Сәләт" фонды ярдәмендә Әлки муниципаль районы, Яшьләр эшләр, спорт һәм туризм Министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР лидеры Р.Н. Миннеханов ярдәме белән уздырыла. 

Форумны әлеге урында уздыру очраклы гына түгел, чөнки Биләр татар халкының дәүләт һәйкәленә әйләнгән урын. Ул Идел Болгарың башкаласы да булган. Биләр инде X гасырда ук мәдәни һәм сату эшләре һәркемгә билгеле булган. Нәкъ менә шушында 922 елда Багдад шәһәреннән посольство килә, һәм нәкъ менә монда дәүләти дин буларак ислам кабул ителә. 


1998 елда уздырылган форумда 1000 якын сәләтле һәс яшь республикабызның төрле районнарыннан һәм РФ төбәкләреннән килгән кеше катнашты. Ә агымдагы елда республикабызның 22 районыннан килгән укучылар катнашты. 

Биләр форумы кысаларында төрле чаралар узды: күргәзмәләр, балаларның иҗади эшләр презентацияләре; иҗади концертлар; спорт һәм интеллектуаль уеннар, мастер-класслар. Форум көннәрендә мәдәният һәм иҗат кешеләре белән очрашулар уза. Кунак буларак төрле министерствалардан фән эшлеклеләре, спонсорлар, журналистлар чакырыла. 

Ә безнең делегация укучылар "Святой источник" тарихи-мәдәни комплеска сәяхәт кылганнар, ул "Хозяйска гора" дип исемләнгән тау битенә урнашкан. Әлеге урын бик матур табигать кочагында наратлыкта урнашкан. Сәяхәттән балалар бик канәгать калганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International