Авыл җирлекләре чишмәләрне яңарту һәм каберлекләрне чистарту эшләренә керешкән.

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегендә исә төзекләндерү эшләре җирле чишмәләрне яңадан торгызу һәм каберлекләрне чистартудан башлаганнар. Шулай, Көрәш-Бүләктә чишмәнең коймасын яңадан әйләндереп алганнар, койманы яхшылап тимердән эшләгәннәр. Подгорныйда авыл зиратының бер өлешен койма белән әйләндереп алганнар. Моннан тыш, Подгорный авылындагы Нагорный урамының бер өлеше һәм Бәйрәкә-Тамак авылында Тукай урамының бер өлешенә вак таш җәелгән, калган урамнарны грейдер белән тигезләгәннәр. Җирлек башлыгы Зөлфия Әгълиева сүзләренә караганда, планда Бәйрәкә-Тамак авылыда чишмәне төзекләндерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International