Акбашта яңа мәдәният йортын ачуга актив әзерлек бара

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Акбашта яңа мәдәният йортын ачуга актив әзерлек бара.

Бүген мәдәният учагы янындагы территориягә чәчәкләр утыртылды, көзен яшелләндерү эше дә планлаштырыла – яшь үсентеләр утыртылачак, дип хәбәр иттеләр җирлек советында. Акбаш урамнары чисталыгына тел-теш тидерерлек түгел – җирлекне санитар чистарту даими башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International