Бу атнада район советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Ютазы районы советының II чакырылыш XLVIII утырышы узды.
Утырышта Ютаз районының 2015 елның беренче яртыеллыгына бюджет үтәлеше һәм аңа үзгәрешләр кертү, контроль-счет палатасының һәм җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү турындагы карарларына үзгәрешләр кертү сораулары каралды. Барлык сораулар да депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.