Район игенчеләре уракка төште

2015 елның 22 июле, чәршәмбе

Дүшәмбе көнне район игенчеләре уракка төште.

Беренчеләрдән булып кырга чыккан “Уңыш” җәмгыяте механизаторлары урып-җыю эшләрен арыш кырында башлады. 130 гектардагы уҗым культураларын Юрий Юрин һәм Илдар Галиев теземнәргә сала. Җәмгыять директоры Аяз Шафигуллин сүзләренә караганда, игеннәрне контроль суктырып карау һәр гектардан уртача  26 центнер бөртек чыгуын күрсәткән. Чабылган арышның дымлылыгы да бер тәүлек дигәндә 13 процентка кадәр кимегән. Димәк, арышлар өлгергән. Быел район җирбагарлары каршында 20 мең гектарда бөртеклеләр, шул исәптән 2850 гектарда уҗым культуралары җыйнап алу бурычы тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International