Яшь һәм перспективалы ютазылыларның данын алар белән эш алып барган кешеләр дә уртаклашты. Предприятиеләр яшьләре белән хезмәттәшлек итүләре өчен “Электросоединитель” заводының яшьләр лидеры Фәридә Шакирова, яшьләр парламенты әгъзасы, патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе Эдуард Фаздалов – спорт велосипедлары, Урыссу ГРЭСыннан волейбол буенча район спорт чараларын оештыручы Алексей Фомин кыйммәтле приз белән бүләкләнделәр. Кызыл юлга бүләкләнү өчен яшьләрнең остазлары Мария Ротанова, Римма Муллагалиева, Ринат Файсханов чакырылды. Тамашачылар шулай ук “Авыл яшьләре” авыл спорт ярышларында катнашучылар - бәйрәкәле Римма Камалова, кәрәкәшлеле Энҗе Хафизова, димтамаклы Азамат Хаҗиповны алкышлады.
Бәйрәм физик яктан гына түгел, рухлары белән яшь калучылар өчен дә очрашу, аралашу һәм вакытны күңелле уздыру өчен менә дигән сәбәп булды. Чаллы шәһәреннән шоуменнар командасы җор сүз һәм күңелле конкурслар белән тамашачыларның кәефләрен күтәрде, аккордеончыларның һәм барабанчыларның чыгышлары бәйрәм мохитына эмоциональлек өстәде.