Республика президент программасы кысаларында бүгенге көндә районның “Дубравушка” балаларны сәламәтләндерү лагеренда һәм “Кымыз-Тау” чаңгы-прокат базасында спорт мәйданчыклары төзелеше тәмамлану стадиясендә.
Соңгы елларда республикада, шул исәптән безнең районда тудырылган шартлар спорт имиджын күтәрүгә, халкыбызда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда җитди адымнар ясалуы турында сөйли. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен иң яхшы инфраструктура тудырылган республикабызга Россия күләмендә генә түгел, бөтендөнья күләмендәге спорт вакыйгаларын уздыруны ышанып тапшыралар. Сүз уңаеннан, бүген Казанда бара торган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.
Сәламәт яшәү рәвешенә тартылган райондашлар өчен республикада аның лидеры Рөстәм Миңнеханов хуплавында эшли башлаган уникаль программа - спорт мәйданчыклары һәм комплекслар тергезү, аларда җаның теләгән спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлегенә һөнәрманнарның гына түгел, һәвәскәрләрнең дә ия булуы бу теләкне тагын да ныгытты. Түшәлгән ясалма үләнле футбол кыры, волейбол һәм баскетбол стойкалары, хоккей тартмасы урнаштырылып, заман таләпләренә җавап биргән “Энергия” стадионы - Ютазы халкының бөтен мәнфәгатьләренә җавап бирә.
Саннар һәм фактлар
2013-2014 елларда Татарстанда 322 спорт мәйданчыгы төзелде. Агымдагы елда файдалануга тапшырылачак 10 спорт объектының бишесендә бассейн урнашачак. Шуны әйтергә кирәк, объектлар федераль программа кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты хисабына тергезелә.
Милли көрәш белән шөгыльләнүче райондашларга, асылда, яшьләргә бөтен шартлар тудырып төзелгән Бәйрәкә авылындагы “Батыр” спорт комплексы келәмендә шөгыльләнүче егет һәм кызларыбыз бүген төрле дәрәҗәдәге ярышларда район абруен лаеклы яклый. Кәрәкәшле, Димтамак, Ютазы авылларында, Урыссу бистәсенең 3 санлы мәктәп территориясендә тергезелгән спорт мәйданчыклары ел әйләнәсенә балалар, яшьләр авазыннан тынып тормый. Футбол һәм баскетбол уйнарга яратучылар арасында зур популярлык казанган Солнечный микрорайоны спорт мәйданчыгын ачу тантанасы исә ютазылылар күңелендә республиканың Премьер-министры Илдар Халиков катнашуы белән дә истә калды. “Бүген ачыла торган мәйданчык – проект буенча каралган объектлар арасыннан иң яхшысы. Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы республикада очраклы тумады. Казан - Россиянең спорт башкаласы булып танылды...” – дип билгеләп узган иде шул вакытта зур кунак.