Сабантуй концерт программасы һәм кунакларның сәламләве белән башланып китте. Әлеге көнне мәйданда җыелган һәр кеше өчен җылы, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп районның имам-хатибы Марат хәзрәт һәм Изге Никольск храмы настоятеле Роман атакай иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм кызганнан кыза барды. Бу вакытта инде балалар төрле ярышларда, уеннарда үзләрен сынап карарга булдылар. Бу сабантуй - балаларныкы, шуңа күрә алар өчен барлык шартлар тудырылган иде. Канат тартышу, капчык киеп йөгерү уеннары балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде. Программада шулай ук аякларны бәйләп йөгерү, чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк кисү һәм сабантуй бәйрәменең башка милли уеннары да күп иде.