Кече Урыссу авылында яшәүче күршесе автомобиленең пыяласын бүрәнә белән ваткан

2015 елның 31 июле, җомга

Күршеләр арасында низаглар соңгы вакытта гадәтигә әверелде, әмма Кече Урыссу авылында теркәлгән очрак барысын да уздырып җибәргән.

Әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең берсе хәбәр итүенчә, аның исерек күршесе капка янында торган автомобильнең пыяласын бүрәнә белән ваткан. Әгәр дә элек эш гадәттә әйткәләшү яки зур булмаган зыян салу белән тәмамланса, әлеге очракта гаеплегә саллы акча сарыф итәргә туры киләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International